Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 2024 елга фитыр сәдакасы һәм фидия күләме турында сөйләделәр

Татарстанда һәр мөселман кешесенә түләргә тиешле фитыр сәдакасы күләмен билгеләделәр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел зәкят түләргә тиешле нисаб күләме 495000 мең сум тәшкил итәчәк.

 Исегезгә төшерәбез, бу - мохтаҗлар файдасына процент түләргә кирәк булган минималь табыш яки милек. Фитыр сәдакасы түләү өчен 2024 елда нисаб күләме 43 мең сум тәшкил итәчәк, ә фитыр сәдакасы арпа бәясе буенча 150 сумнан алып, йөзем бәясе белән 1000 сумга кадәр тирбәлә.   

Авыру аркасында, башка сәбәпләр белән ураза тотылмаган көннәр өчен фидия күләме һәр көнгә 400 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае 2024 елда кояш баеганнан соң 10 мартта башлана һәм 30 көн дәвам итәчәк. 9 апрель - уразаның соңгы көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев