Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда “Каһарманнар елы”на йомгак ясадылар

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Каһарманнар елы»на йомгак ясадылар һәм МХО ветераннарына, актив имамнарга, сугышчыларга даими ярдәм итүче волонтерларга хөрмәт күрсәттеләр.

Казан шәһәрендә республиканың барлык мөхтәсибәтләре катнашында махсус хәрби операциядәге солдатларга, аларның якыннарына, яралыларга госпитальләрдә ярдәм итү, гуманитар йөкләр җыю буенча хисап җыелышы оештырылды.

Чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте игълан иткән “Каһарманнар елы” һәм Россиядә, Татарстанда Ватанны саклаучылар елына йомгак буларак үтте. Бу чарада Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә Кызыл Байрак авылы мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов, махсус операция ветераны Таһир Гыйлфанов, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан волонтёр Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Файзулова да катнашты.

Мәртәбәле чарада кунакларны “Каһарманнарга мөселманнардан” дип исемләнгән күргәзмә каршы алды. Биредә Татарстан мөфтиятенең һәм мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән эшләре чагылыш тапкан.

“Яраланган сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, Казан госпитальләрендә рухи терәк бирелә, барлык мөхтәсибәтләрдә сугышчылар һәм аларның якыннары хөрмәтенә ашлар уздырыла, догалар кылына, матди ярдәм җыела. Әлеге изге һәм кирәкле гамәлгә бердәм булып Югары Ослан районы халкы һәм волонтерлары да кулыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Әлеге изге эшне бәяләп Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин районыбыз мөхтәсибәтенә һәм мөселманнарына Рәхмәт хаты тапшырды", - дип сөйләде Асия Файзулова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев