Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган әңгәмәне Югары Ослан интернат-йорты өлкәннәре өчен оештырдылар

...

Тәрбияче Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларга 1992 елның 7 февралендә канатлы барс сурәте төшерелгән республика Дәүләт гербы раслануы турында сөйләде. Шул вакыттан бирле бу көнне Татарстанда истәлекле чаралар уза. Бу дата кешеләрне республиканың күп гасырлык тарихына чын күңелдән хөрмәт итеп, аның хәзерге казанышларын арттырырга омтылу белән берләштерә. 

Социаль хезмәтләр алучылар тәрбияченең гербның төсле палитра символикасы турында хикәясен бик кызыксынып тыңладылар: алтын - җир асты байлыкларының нәфислеге, матурлыгы һәм байлыгы, яшел - яңарыш, ак - уйларның чисталыгы, кызыл - өлгергәнлеге, көч һәм тормыш ныклыгы дигәнне аңлата. 

Интернатта яшәүчеләр әңгәмәне мавыгып тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Ксения Хваткованың сүзләренә караганда, мондый патриотик чаралар тәрбияләнүчеләрдә зур популярлык казанган: аларга яңаны белү, үз иленең һәм туган республикасының үткәне белән танышу ошый. Бу аларның хәтерен һәм фикерләвен яхшырта, актив социализациягә ярдәм итә. Шуңа күрә мондый чараларны интернатта даими үткәрәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев