Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарның бөек җырчысы вафат

Кайберәүләр язганча, йөрәге белән проблемалар килеп чыккач, ашыгыч ярдәм чакырылган, әмма өлгермәгәннәр.

Кайгылы хәбәр. Бүген кич 75 яшендә татарның танылган җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган.  Бу хакта Татмедианың телеграмында хәбәр ителә.

 

Википедиядән. Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Львов шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.

 

Реклама

 

Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.

Источник "ШәһриКазан"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев