Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Татар Борнашында балалар кышка файдалы үләннәр әзерлиләр

Авыл мәдәният йортында балалар өчен экологик тәрбиягә һәм туган табигать белән танышуга багышланган «Сары мәтрүшкә – серле үлән» исемле шифалы үсемлекләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт узды. Аның төп герое сары мәтрүшкә — тыйнак, ләкин гаҗәеп файдалы үсемлек иде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга саы мәтрүшкәнең тарихы, аның дәвалау үзлекләре һәм халык медицинасындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар сары мәтрүшкәне башка үләннәрдән ничек аерырга, аны җәен кайчан җыярга, барлык файдалы матдәләрне саклау өчен ничек дөрес киптерергә һәм сакларга икәнен белделәр. Оештыручылар табигатькә сакчыл караш кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр: үсемлекләрне пөхтә итеп җыю, тамыры белән йолкып алмау һәм кирәк булганнан күбрәк җыймау мөһим.

Экскурсиянең практик өлеше аеруча кызыклы булды: балалар үзләре сары мәтрүшкәне эзләп, табып, аннан зур булмаган чәчәк бәйләмнәре җыйдылар. Хәзер һәркем үз үләнен өйдә киптерә һәм кыш көне, җәйге кояшлы маҗараны искә төшереп, хуш исле чәй пешерә алачак.

Бу чара балаларның дару үләннәре турындагы белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйча, әйләнә-тирә дөньяга игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләргә дә ярдәм итте. Мондый очрашулар шуны искә төшерә: табигать үзенең сәләтләре һәм байлыгы белән юмарт бүлешә, ә кешеләрнең бурычы — аны саклау һәм аның турында мөмкин кадәр күбрәк белү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев