Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татар Борнашы авылы укучылары "Хәтер юллары» велоузышында катнашты

Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Татар Борнашы урта мәктәбе укучылары Юмат авылына велоузыш ясадылар.

Тарих укытучысы Ирина Дадыкина велоузышта катнашучыларга Юмат авылы буенча сәяхәт үткәрде. Шуннан соң Хәтер Стенасы янында укучылар Бөек Җиңүнең 77еллыгына багышланган митинг уздырдылар. Митингны алып баручылар Наира Абгарян белән  Никита Матвеев Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Заикин батырлыгы турында сөйләделәр. Кылган батырлыклары һәм кыюлыклары өчен Иван Алексей улы 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм 3нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.  

Митингта Иван Заикинның кызы Любовь Ивановна һәм авыл халкы катнашты. Митинг азагында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта һәлак булып калучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Велопробег торжественный митинг Иван Заикин