Шашка уены – берүк вакытта ул фән дә, спорт та
Ул бер уенда бик күп шатлык һәм ләззәт бирә торган сәнгать тә.
Яңа Юл авылы мәдәният йорты Сәрия Ефимова җитәкчелегендә шашка буенча «Төгәл йөреш» - өстәл уеннары булып узды. Бу уеннарның төп максаты - мантыйкны һәм фикерләүне үстерә торган әлеге мавыктыргыч уенга кызыксыну уяту.
Шашка уйнау кагыйдәләре шактый гади булуга карамастан, уенны иң динамик өстәл стратегияләренең берсе дип атарга мөмкин. Уен нәтиҗәсе көндәшнең күнекмәләренә бәйле.
Балалар уенга кызыксынып карадылар һәм даими рәвештә уйнарга дигән фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев