Сәнгать мәктәбе балалары “Шарлот-шоу” оештырдылар
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лев Николаевич Яковлев йортында кызыклы исем астында чара узды. Ул «Шарлот-шоу» дип аталды.
Бу көнне кунакка сәнгать мәктәбендә 1-7 сыйныфларда тәрбияләнүчеләр җыелды. Лев Яковлевның укучылары көнне позитивта үткәрү, тормышны уңай һәм яхшы хисләр белән тулыландыру максаты куйдылар.
Балалар 5 сәгать дәвамында беренче тапкыр алмалар җыю һәм аларны тартмаларга салу буенча мастер-класс алдылар.
Чара башланыр алдыннан балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм тәмле материал белән эшләү методикасын үтәү буенча инструктаж үттеләр.
Шуннан соң балалар бик теләп үзләренең осталыкларын сынап карадылар.
Алма җыю, иң сыйфатлы җимешләрне сайлап алу, аларны тартмаларга салу шулкадәр мавыктыргыч булды, вакыт узганын беркем дә сизмәде.
Аннары балалар иң тәмле һәм мавыктыргыч этапка керештеләр, барысы бергә эчлек әзерләделәр, камыр ясадылар һәм иң тәмле "Шарлотка" пешерделәр.
Саф һавада самовардан үлән чәе эчү, үз куллары белән пешергән "Шарлотка"ны татып карау барлык балаларда соклану уятты.
Чараның ахыры җыелган алмаларны балалар хосписына тапшыру турында карар кабул итү, барлык балаларга да тизрәк савыгуларын теләү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев