«Салават күпере» балалары фән белән кызыксына
5 нче февраль көнне Югары Осланның «Салават күпере» балалар бакчасында Россия фәне көне уңаеннан кече төркем балалары тәҗрибәләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Бүгенге чараның төп геройлары чын танып белү инструментларына әверелгән гадәти кебек тоелган һава шарлары булды. Балалар төсле шарларга сокланып карадылар, аларның шома өслегенә кагылдылар һәм кызыксынып аларны мөстәкыйль рәвештә кабартырга тырыштылар. Ләкин чын тылсым исә шарларның чәчне үзенә тарта алырлык гаҗәеп сәләткә ия икәнен белгәч башланды. Балалар исләре китеп аларның чәчләре шарга ябышып, җанланып киткәнен күзәттеләр. Кечкенә тикшеренүчеләр кызыксыну белән тәҗрибәләр үткәрделәр, шарларны чәчләренә ышкыдылар, бу эффектның көчәюен күрделәр.
Бу гади, ләкин шундый мавыктыргыч тәҗрибә нәниләргә күңелле вакыт үткәрергә генә түгел, ә фән дөньясына беренче адымнарын ясарга да ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев