Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә

Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә алкогольле эчемлек «Мистер Сидр» белән агулануның күп очраклары теркәлгән, шул исәптән үлем белән тәмамланганнары да бар.

Роспотребнадзор төбәк ведомстволарына әлеге бренд астында сатыла торган барлык алкоголь продукциясен кибетләрдән алырга кушты.

Татарстанда алтынчы июнь иртәсенә бу эчемлек белән агулану очраклары теркәлмәгән.

Шулай да бу мәгълүматка игътибар бирүегезне сорыйбыз:

  • күп санлы медицина тикшеренүләре буенча, алкоголь булган, теләсә нинди вакыт аралыгында кабул ителгән эчемлекләр сезнең сәламәтлегегезгә зарарлы
  • алкогольле продукцияне сату өчен лицензиясе булмаган урыннарда, шулай ук кулдан эчемлекләр сатып алмавыгызны сорыйбыз. Суррогат һәм контрафакт алкоголь куллану агулануның иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе
  • алкоголь белән агуланган очракта кичектермичә ашыгыч ярдәм чакырыгыз
  • агулануның куркыныч симптомнары: күп тапкыр косу, бернәрсәгәдә реакция булмау, аңны югалту

Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев