Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Республика ифтары Казанда 15 нче апрельдә үткәреләчәк

Катнашучыларны бай мәдәни программа көтә.

Ифтар 11000 кеше катнашында МВЦ  “Казан Экспо” мәйданында үтәчәк дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнар Диния нәзарәте.

Бу мәҗлеснең үзенчәлеге шунда, ул изге Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә узачак. Соңгы ун көнлектә гыйбадәт кылуда аерым тырышлык кую гадәти.

Авыз ачучыларны ифтарга кадәр төрле мәдәни чаралар көтә.

Ифтарга республикабызның төрле төбәкләреннән мөселманнар, шул исәптән, мохтаҗлар, саләмәтлекләре , мөмкинчелекләре чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр ,чит ил илчеләре җыелачак.

Ифтарга чакыру билетларын  хәзердән мәчетләргә, Татарстан мөхтәсибәтләренә һәм Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп алырга була.

Билетлар электрон форматта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев