Районда уракка төшүгә әзерлек бара
Югары Ослан муниципаль районында урып-җыюга әзерлек уңаеннан агросәнагать комплексы оешмалары арасында урып-җыю техникасын кабул итү булды. Анда Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе вәкиле Р.Т. Халиков катнашты.
Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Е.А. Варакин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Г.Гобәйдуллин белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, комбайнчылары һәм механизаторлары һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең урып-җыюга әзерлек һәм механизаторлар белән комплектлылыгы турында тыңладылар. Моннан тыш, киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- механизаторларны матди кызыксындыру шартлары,
-урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү.
Евгений Анатольевич җитәкчеләр һәм белгечләр алдына авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне тәмамлау, барлык хезмәткәрләрне урып-җыю эшләренә мобилизацияләү, җәйге эшләрне оешкан төстә һәм кыска срокларда башкару, хезмәт хакы буенча түләүләрне яңадан карау, механикалаштырылган күчмә ремонт звенолары оештыру һәм эшчеләрне кайнар ризык белән тукландыру бурычын куйды.
Быел чәчү мәйданы 32984 га тәшкил итте, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар - 19403 га, техник мәйданнар - 7766 га. Урып-җыюда 22 комбайн эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев