Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Уңышлы уңыш үстерү өчен, чираттагы кыр эшләре сезонын тулысынча техник әзерлектә каршы алырга кирәк. Авыл кешесе белә: иртә яздан алып көзгә кадәр игенчеләрнең иң киеренке чоры. Ә кышын авыл хуҗалыгы оешмаларының иң кайнар һәм җанланган урыны - ул остаханәләр.

Хәзерге вакытта  хуҗалыклар җитәкчеләренең, инженерларның, механизаторларның тырышлыгы авыл хуҗалыгы техникасын, тракторларны әзерләүгә һәм ремонтлауга юнәлдерелгән. Язгы чәчү кампаниясен үткәрү өчен кирәкле ресурслар белән тулысынча тәэмин итү һәм аны агротехнологик срокларда тәмамлау өчен бөтен көчне куярга кирәк. Техниканы ремонтлау, аны модернизацияләү һәм язгы кыр эшләренә әзерләү белән нигездә механизаторлар шөгыльләнә – аларның кулларыннан барлык эш тә килә.

 Хәзерге вакытта Югары Ослан муниципаль районында язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге: тракторлар - 74 %, чәчкечләр - 71 %, туфрак эшкәртү техникасы - 45 % тәшкил итә. Тырмаларны ремонтлау төгәлләнеп килә. Чит ил тракторлары һәм чәчү комплекслары өчен запас частьләр белән тәэмин ителеш мәсьәләсе хәл ителмәгән. Район хуҗалыкларында модернизацияләү процессы даими рәвештә бара. Кыенлыкларга һәм бәяләр артуга карамастан, авыл хуҗалыгы оешмалары җитештерүчәнлекне арттыру, вакытны экономияләү һәм хезмәт шартларын җиңеләйтү өчен заманча техника сатып алалар.  

Узган 2023 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре машина-трактор паркын яңарту кысаларында, 27 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, шул исәптән: 8 трактор, 4 ашлык җыю комбайны, 1 берәмлек азык җыю комбайны, 1 кукуруз чәчкече, 1 үзйөрешле сиптерүче, 1 пресс- рулон җыю агрегаты, 4 ургыч, 1 азык өләшүче.

Барлык механизаторлар язгы кыр эшләренә керешкәнче, тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык, планлы техник тикшерү үткәрәчәк. Тракторларның, үзйөрешле машиналарның, комбайннарның һәм башка машиналарның техник торышы аларның һәм механизаторларның имин эшләвен тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев