Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печище мәктәбе укучылары өчен Пионерия көненә багышланган чара үткәрелде

Чара район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеенда узды. Музей җитәкчесе оешманың барлыкка килү тарихы, пионерларның традицияләре һәм символлары турында сөйләде.

1917-1922 елларда барган Гражданнар сугышы һәм ачлык илдә 2,5 миллионнан артык ятимнең булуына сәбәп булган. Алар беспризорниклар булганнар һәм коточкыч шартларда, кайчак хәтта подвалларда һәм чормаларда да яшәгәннәр. Кайберләренә хәер сорашу белән шөгыльләнергә, икенчеләренә - урларга һәм закон бозарга туры килгән. 1921 ел ахырында РКСМ Үзәк комитеты яңа балалар оешмасы эшчәнлеге принципларын һәм Программасын эшләү белән шөгыльләнүче махсус комиссия төзи. Монда Надежда Крупская мөһим роль уйнаган. Пионерияне булдыру идеясе нәкъ менә аныкы. Скаутлар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Иннокентий Жуков "Әзер бул!" шигарен уйлап тапкан. 1922 елның 19 маенда комсомолның 2 нче Бөтенроссия конференциясе барышында бөтен җирдә пионер отрядлары оештыру турында карар кабул ителә. Француз теленнән тәрҗемә иткәндә «пионер» сүзе “беренче баручы”  (первопроходец) дигәнне аңлата, оешмада катнашучыларны шулай атый башлаганнар. 1924 елга кадәр пионер оешмасы Спартак исемен йөртә, ә Ленин үлгәннән соң аның исемен ала. 

Пионерларга махсус значок тапшырылган, аның үрнәге төрле елларда үзгәреш кичергән. Үзенең соңгы вариантында ул үзәгендә Ленин профиле булган биш очлы йолдыз формасында була, ә аның астында -  «Һәрвакыт әзер!» шигаре. Йолдыз өстендә өч ялкын теле. Пионерларның төп символлары арасында - Кызыл Байрак, әләм, галстук һәм значок. Төп атрибутлар исем билгеләүне, барабан һәм быргыны үз эченә алган форма була. Пионерга алу тантана вакытында яшүсмерләр иптәшләре алдында тантаналы ант биргәннәр. Анжелика Решетова Югары Ослан мәктәбенең пионервожатые Константиновна Хуртина  (Давыдова) турында сөйләп үтте.

Чара ахырында балаларны пионерга кабул иттеләр. Алар ант иттеләр һәм муеннарына кызыл галстук бәйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев