Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский мәктәбендә талантлар ярминкәсе оештырдылар

Безнең җиребез талантлары белән дан тота һәм алар һәр мәктәптә дә бар. «Күңелле балалар» мәктәп яны лагеренда «Кем нәрсәгә оста» талантлар ярминкәсе узды.

Еш кына дусларның, танышларның, сыйныфташларның әллә нинди талантлар балкып тормый кебек, әмма алар иҗатның төрле өлкәләрендә моңарчы күрелмәгән сәләтләргә ия булалар, ләкин үзләренең осталыкларын күрсәтергә куркалар яки белмиләр.

Лагерьда узган «Кем нәрсәгә оста» талантлар смотры укучыларга үзләренең гадәттән тыш мөмкинлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Балаларда әлеге чара чын кызыксыну уятты. Барысы да җиңүченең кем булуын көтеп тордылар, кемнең призлы урыннарны алуын фаразладылар. Ләкин тәрбиячеләр конкурсның төп максаты – һәрбер тәрбияләнүченең талантын ачыклау һәм аларның һәркайсы үзенең дан минутын тоя алсын дип ышану иде. Сәламәтләндерү сәгатен дә балалар файдалы үткәрделәр - күңелле эстафета, саф һавада уйнау энергия һәм күтәренке кәеф бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев