Октябрьский балалары җәйне күңелле үткәрә
Сәламәтлек - һәр кешенең иң зур кыйммәте. Октябрьский балалар бакчасы балалары белән «Җәй көне күңелле яшибез» дигән спорт чарасы үткәрелде.
Аның максаты спорт уеннары, күңел ачулар белән кызыксыну, дусларча мөнәсәбәтләр тәрбияләү, иптәшләренең уңышларына сөенә белү иде.
Чара зур кызыксыну белән узды, балалар төрле уеннар уйнады, конкурсларда катнашты. Балалар туп, кегль һәм кыршау эстафеталарында көч сынаштылар, аларда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Спорт белән шөгыльләнү балаларга ярышу рухын, авырлыкларны җиңә белүләрен аңларга һәм спорт йөкләнешеннән ләззәт алырга ярдәм итте. Ярышлар йомгаклары буенча дуслык җиңде. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу иде. Үткәрелгән чара балаларга кәнагатьләнү, үзләренә ышану хисе китерде.
Без барыбызга да нык сәламәтлек телибез һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндибез диләр тәрбияләнүче балалар бертавыштан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев