Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Өченче буын” республика пенсионерлары спартакиадасы узды

Шушы көннәрдә КАИ “Олимп” спорткомплексында “Өченче буын” Республика пенсионерлары спартакиадасы узды

Югары Ослан районы командасы Алексей Егоров, Екатерина Махмутова, Анатолий Антонов, Наталья Кузьмина, Рөстәм Курамшин, Гөлшат Шигабетдинова һәм команда капитаны Петр Ильин  составында спартакиадада катнаштылар.

Республиканың авыл районнары арасында Югары Ослан районы алтынчы урынны яулады. Алексей Егоров 1000 метрга йөгерүдә уңышлы катнашып икенче урынны, ә Рөстәм Курамшин дартста лаеклы өченче урынны алдылар.

Барлыгы спартакиадада Республиканың 31 районы командалары катнашты.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм  “Россия пенсионерлар берлеге”нең Республика буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина үткәрде.

Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев