Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мошенниклар үз эшләрен активлаштыра

Россия эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципаль бүлеге хәбәр итүенчә телефон һәм онлайн мошенниклык очраклары саны кискен арткан.

Полиция хезмәткәрләре әйтүе буенча район халкын алдау ике миллион сумнан артып киткән.

Алдаучылар кызгану хисенә басым ясыйлар

Онлайн алдауның киң таралган төре булып социаль челтәрдәге битләрне җимерү санала. Ул биттән мошенниклар туганнарына акча сорап мөрәҗәгать итәләр. Югары Осланда яшәгән хатын-кыз үзенең  оныгыннан бәлагә очравын, банк карточкасына акча күчерүен сораган  хәбәр ала. “Шунда ук сораган сумманы җибәрдем, аннары гына аңа шалтыратып алданганымны аңладым” ди ул. Бу районда булган бердәнбер очрак түгел.

“Андый очракта эмоцияләргә бирешмәскә, аек акыл белән ярдәм сораучы кеше белән элемтәгә чыгарга кирәк.Мошенниклар җибәргән сылтамаларны ачмаска,банк карточкаларына акча күчерүгә тыелырга ,социаль челтәрдәге парольләрне еш алыштырып торырга кирәк”- ди “Югары Ослан” эчке эшләр бүлеге юрисконсульты Ирина Плеханова.

Тагын  алдауның бер төре- эшкә чакыру буенча белдерүләргә шалтырату. Район үзәгендә яшәүче бер ханым бу очракта 300000 сум акчасыннан колак кага. “Бу эш буенча оператив тикшеренүләр бара.Эш тәкъдим итүчеләр ханымга түләүле курслар үтәргә киңәш итәләр.Курслардан соң кунакханәләрне читтән торып броньлау белән шөгыльләнергә мөмкин булуы белән кызыксындыралар, күп акча эшләргә мөмкинлеген, чыгымнарның тиз арада кире кайтуын ассызыклыйлар. Ханым алардан бер тапкыр түләүдә ала, бу сумманы ул яңадан броньлау өчен счетларга күчерә”- диеп сөйләделәр эчке эшләр бүлегендә.

Инвестицияләргә акча күчергәндә сез украин нацистларына ярдәм итәсез

Оператив хезмәткәрләр белән сөйләшкәндә берничә очрак гаҗәпләнү уята.Беренчедән, инвестиция яки иминият счетларына күчерелгән акчаның суммалары, икенчедән, кешеләр берничә сәгать дәвамында мошенниклар белән аралашкан һәм бу турыда белмәгән.

Урланган акчаларны кире кайтарып буламы?

Кайбер очракларда урланган акчаны кире кайтарырга яки алынган кредит, займны гамәлдән чыгарырга, моннан тыш, алдарларны җаваплылыкка тартырга мөмкин.

-әгәрдә сез мошенникларның хәйләләренә ышанып кредит,займ рәсмиләштергән булсагыз,кичекмәстән банкка гариза белән мөрәҗагать итегез

-әгәр үз акчаңны башка кеше картысына күчерсәгез, акчаны кире кайтару өчен, карта мәгълүматләренә нигезләнеп,карта хуҗасын эзләүне башлап җибәрүне сорап суд органнарына гариза язарга кирәк

-һәрбер алдану очрагында карточка иясе банкка, яисә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итү сорала

“Тагын бер киңәш: шалтыратучы мошенниклар белән сөйләшкәндә сүгенү сүзләре кулланмаска, сөйләшүне алдарлар үз мәнфәгатьләре өчен кулланырга мөмкиннәр” –дип әңгәмәне тәмамлады Ирина Плеханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев