Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Хәтер шәме» акциясе узды

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм Мәмәтхуҗа авылы халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Бу Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы көрәшкән, партизан отрядларында сугышкан, тылда хезмәт иткән кешеләрне искә алу, аларга хөрмәт күрсәту һәм данлау көне. 1941 елның 22 июне миллионлаган совет гражданнарының бәхетле киләчәккә өметләрен һәм хыялларын сызып ташлаган һәм миллионлаган совет балаларының гамьсез балачагын җимергән көн ул.

Һәр елны 22 июньдә без сугыш авырлыкларын кичергән һәм Җиңүне якынайткан кешеләрне, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, оккупация елларында һәм концлагерьларда һәлак булганнарның барысын да искә алабыз. Шулай ук Ватанны махсус хәрби операциядә саклаучы сугышчыларыбыз белән дә горурланабыз.

Һәм бу истәлекне әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә тапшырганча, буыннан-буынга җиткерәчәкбез.

Безгә яшәргә хокук биргән, һәр яңа тыныч көнебезне каршыларга шатлык бүләк иткән кешеләрне искә алуыбыз саф һәм мәңгелек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев