Мәмәтхуҗада волонтерларны котладылар
Волонтерлар - безнең заманның чын геройлары, алар кыенлыклардан курыкмый һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Волонтерлар көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик әңгәмә үткәрделәр. Чарада Мәмәтхуҗа мәдәният йортына МХО өчен маскировка челтәре үрү өчен йөрүче битараф булмаган авыл кешеләре катнашты.
Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова сөйләвенчә, ел саен 5 декабрьдә Россиядә волонтер көне билгеләп үтелә. Бу - үз хезмәтләрен дә, вакытларын да кызганмыйча, кешелек җәмгыятенә риясыз ярдәм итүче игелекле һәм битараф булмаган кешеләрнең бәйрәме. Үз теләкләре белән булышучылар иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә, күп кенә мөһим һәм әһәмиятле проектларга зур өлеш кертәләр. Ирекле булу - үз энергияңне һәм күңел җылыңны әйләнә-тирә дөнья белән уртаклашу, кешеләргә бәйрәм бүләк итү һәм, башкарылган эшнең мөһимлеген аңлап, моңардан чын күңелдән ләззәт алу.

Әлеге истәлекле көндә мәдәният йорты хезмәткәрләре авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булган, битараф булмаган һәм фидакарь кешеләрне котладылар. Алар айлар дәвамында көн саен, атнага берничә тапкыр, көндез яки кич соңга калып, булдыралганча, маскировка ятьмәләре үрергә киләләр. Чараны оештыручылар сугышчыларыбызга кадерле һәм кирәкле хезмәтләре өчен авыл волонтерларына ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев