Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе дәвам итә

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында даими нигездә маскировка челтәрләрен үрү эше оештырылган. Битараф булмаган авыл халкы махсус хәрби операция уздыру зонасында безнең хәрбиләргә кирәк булган челтәрләрне әзерләүдә катнаша.

Маскировка челтәрләрен үрү - бик четерекле эш, аның һәр күзәнәге игелек һәм мәхәббәт куллары белән үрелә, шуңа күрә мондый саклану чарасы ышанычлы.

Бу эш зур хезмәт чыгымнары, игътибарлылык, тырышлык һәм сабырлык таләп итә, әмма авыл халкы уртак җиңүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар, чөнки бу челтәрләрне сугышчылар көтеп алалар. Эшче куллар күбрәк булган саен, эш шулкадәр тиз бара.  Маскировка челтәрләре дошман разведкасының төрле методларыннан сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын качыру өчен киң кулланыла. Аның белән туры мәгънәдә гомерне дә саклап калырга мөмкин.

Мондый акцияләр сугышчыларга хезмәт итәргә, куелган бурычларны үтәргә, якташларының кайгыртуын һәм игътибарын тоярга, шулай ук туган җирдә, өйдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганнарның булуын белергә ярдәм итә.

Изге эшне оештыручылар уртак эшкә битараф булмаган авыл халкына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев