Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Таң атарга бер сәгать кала» хәтер чарасы узды

1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бернинди дәгъвасыз фашистлар Алманиясе һөҗүм итеп, шәһәрләребезне һәм аэродромнарыбызны бомбага тота. Бөек Ватан сугышы башлана.

22 июнь көнне сугыш кырларында Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алу һәм кайгы көнендә Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында Мәмәтхуҗа мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Таң атарга бер сәгать кала» митингы үткәрелде.    

Һәйкәл янында балалар башкаруында шигырьләр яңгырады, халык алдында авыл җирлегенең ветераннар оешмасы рәисе Михаил Матвеев чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышы елларында фашизмның халкыбызга нинди югалтулар, мәхрүмлекләр һәм газаплар китерүен, бу фаҗигале һәм шул ук вакытта киләчәк буыннарга онытырга ярамый торган истәлекле дата булуын, шул коточкыч сугышта җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар турында искә төшерде. Әлеге сугыш илебез намус белән кичергән коточкыч сынау булды. Митингта бер минут тынлык белән җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев