Мәмәтхуҗада «Россия - минем Ватаным» чарасы узды
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Россия - минем Ватаным» чарасы узды

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия – минем Ватаным» дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырдылар.

Чара башында мәдәният йорты мөдире Алевтина Саттарова балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын таныштырды. Балалар Дәүләт гербы һәм флагы турында белгән мәгълүмат белән бүлештеләр, үзләренең туган яклары турында сөйләделәр.

Яшь рәссамнар бу чарага җитди карап, матур рәсемнәр әзерләделәр. Аларда балаларның туган якны төрлечә күрүе һәм аның традицияләре һәм мәдәнияте белән туган илгә мәхәббәт чагыла.

Чара азагында катнашучыларга татлы призлар тапшырдылар.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев