Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада өлкәннәрне хөрмәтләү чарасы узды

Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар - өлкән буын кешеләренә тирән рәхмәт һәм олы хөрмәт көне.

1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне - рәсми бәйрәм генә түгел, ә тормышның иң изге сүзләре һәм уй-фикерләре олы тормыш юлы үткән кешеләргә юнәлтелгән үзенчәлекле мизгеле.  

1 октябрь көнне Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова, Башкарма комитет һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәрне котлау акциясе үткәрделәр. Чара кысаларында җирлекнең өлкән яшьтәге кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Хезмәткәрләр зирәк тормыш юлы үткән буынны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте, бәхет, иминлек теләделәр. «Август-Югары Ослан» һәм  Яратель кошчылык фабрикасы иганәчеләреннән бүләкләр тапшырдылар.

Бу истәлекле көн - өлкән буынга булган мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев