Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада юл хәрәкәте билгеләрен искә төшерделәр

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган викторина үтте.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Юлларда, шәһәрләрдә һәм авылларда, аварияләрдә балалар еш кына зыян күрә, чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү һәм үтәмәү авыр фаҗигаләргә китерә.

Балалар биремнәр, табышмаклар ярдәмендә юл билгеләрен кабатладылар. Кисәтүче һәм тыючы билгеләрне аерырга өйрәнделәр. Чара азагында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Юлда сак һәм игътибарлы булу мөһим, чөнки бу кагыйдәләр безнең тормышыбызны саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев