Макыллылар чишмәләрне сакларга өнди
Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Рус Макылы авылының Яшүсмерләр клубы белгечләре белән берлектә, «Чиста су – Чиста киләчәк» дигән экологик акция үткәрделәр. Нәтиҗәдә чишмә янын чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистарттылар.
Безнең көннәрдә чишмәләрне төзекләндерергә, аларны карарга, алар турында кайгыртырга кирәк, шул вакытта гына суны чиста, тәмле һәм файдалы итеп саклап калачакбыз. Бу чишмәләрдән, сулардан безнең киләчәк буыннар да файдаланачак. Чишмә тере, димәк, ул безне үткәннәр белән генә түгел, киләчәк белән дә бәйләячәк.
Чишмә территориясен төзекләндерү кебек экологик чаралар чүп-чарны җыеп, чисталыкны һәм тәртипне саклап, табигатькә ярдәм итүнең мөһимлеген ачык күрсәтә.
Чишмәләрне - тереклек һәм байлык чыганакларын саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев