Макыл китапханәчеләре изге эш белән шөгыльләнә
Татар Макылы китапханәсе мөдире Хисамова М.В. күп еллар буена эзләнү-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, хезмәттәше, тәҗрибәле китапханәче Надежда Александровна белән авылының халкы турында мәгълүмат тупладылар.
Күп көч куеп алар тематик – «Үлемсез полк» папкалары булдырганнар. Кирәкле мәгълүмат сорап авылдашлары китапханәчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Алар ярдәмгә килергә әзер, чөнки җыелган мәгълүмат һәрвакыт кул астында. Бердәнбер нөсхәдә булган фотосурәтләрнең оригиналлары өй архивларында, ә китапханәләрдә электрон рәвештә җыелып саклана. Китапханәчеләр барлык документларны пөхтә итеп тәртипкә китерәләр, оригиналларын туганнарына кире кайтаралар.
Хәзерге көндә М.Хисамова, Н.Першина тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыялар. Чөнки һәр йорт, һәр гаилә тылда Җиңү көнен якынайтуга көчен керткән. Аларның тырышлыгы белән үз өлешләрен, үз хезмәтләрен керткән Татар Макылы авылының тыл хезмәтчәннәре:
Сибгатуллина Заһидә Хәсән кызы,
Нуруллина Бибисара Миңнулла кызы,
Мөхетдинова Бибигазизә Гарәфетдин кызы,
Мөхетдинова Сабира Хәял кызы,
Баһавеева Мәхүбҗамал Хәялетдин кызы,
Баһавеева Сәйдәбану Шиһабетдин кызы,
Хисамова Рәбига ,
Насыйбуллина Халисә Гәйфи кызы,
Сибгатуллина Рәйханә Ярулла кызы,
Хисамова Рәисә Шәмсетдин кызы,
Сәлахова Хәҗәр,
Маннапова Шәмсикамал Гыймади кызы,
Хисамова Сабира Гайфулла кызы,
Гыймадиева Минҗиһан Камалетдин кызы,
Насыйбуллина Сәтирә Садыйк кызы,
Гарифуллина Миңлебаян,
Гыймадиева Шәмселниса,
Гыймадиева Минҗамал Гәйфетдин кызы,
Гарифуллина Мәүҗүдә Баһаветдин кызы,
Гарифуллина Рәхимә,
Гобәйдуллина Шәрифҗамал Мингали кызы,
Сәләхетдинова Мәликә Сәйфетдин кызы,
Насыйбуллина Әгликамал Камали кызы,
Насыйбуллина Ләйләҗиһан-Банат Идрис кызы,
Сафина Минҗамал,
Гәрәфетдинова Шәмсикамал Миңнулла кызы,
Гатауллина Минҗиһан Миңнулла кызы,
Хисамова Бибикамал Габсаттар кызы,
Гатауллина Гөлҗиһан Минһаф кызы,
Гыймадиева Мәклүфә Зәйнулла кызы,
Хөснетдинова Галия Шәңгәрәй кызы,
Камалиева Хәбибҗамал,
Камалиева Хатирә,
Сафиуллина Хәтфикамал,
Миңнуллина Сәйдә Мөхәммәт кызы,
Хисамова Әшрәф Сибгатулла кызы,
Камалиева Гайниҗамал Сәгъдетдин кызы,
Шәңгәрәева Минҗиһан Җиһанша кызы,
Вәлиева Рабига Манаф кызы,
Минвәлиева Зәйнәп Гатаулла кызы,
Мөхетдинова Бибиҗиһан Әкрәм кызы,
Сәлахетдинова Хәбибә Сибгатулла кызы,
Нуруллина Зәйнәп Сәлах кызы,
Сәлахова Маһибәдәр,
Нәбиуллина Сәхибҗамал Сөләйман кызы,
Нәбиуллина Шәйхикамал,
Нигъмәтуллина Мәрьям Бикмөхәммәт кызы,
Маннапова Шәфикамал,
Сәгъдиева Сафия Баһави кызы,
Сәгъдиева Әминә Минһаф кызы,
Минвәлиева Вәсбикамал Минвәли кызы,
Сираҗиева Шәмсикәмәр Гыйльман кызы,
Сираҗиева Гөлкәбирә Галиәкбәр кызы,
Насыйбуллин Кәлимулла бабай кызы,
Хәйруллина Маһруй,
Маннапова Сәимә Гәрәфетдин кызы,
Зәйнуллина Фатыйма Миңнулла кызы,
Зәйнуллина Нәсимә Шәфи кызы,
Габидуллина Маһруй Гыйниятулла кызы,
Зәйнуллина Шәмсенур Зыятдин кызы,
Гарифуллина Фәизә,
Саттарова Хәдичә,
Зыятдинова Фатыйма,
Хисамова Гыйльмикамал Гыймади кызы,
Сәлахова Нурлыхода Хәйретдин кызы,
Нәҗметдинова Миңсафа,
Сәләхетдинова Бибихәбирә Гыйльметдин кызы,
Вәлиева Кәшифә Хисам кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев