Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Мәдәниятләр диалогы» музеенда төрле чаралар уза

Халыкара музейлар көне алдыннан район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеенда «Төрле төстәге дөнья» клубы балалары өчен чара узды.

Музей җитәкчесе балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде. 18 майда бөтен дөнья музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. 1977 елда Халыкара музейлар советының чираттагы утырышында Россия делегациясе инициативасы белән Халыкара музейлар көнен оештыру турында карар кабул ителә. 1978 елдан бирле бу бәйрәм 150 дән артык илдә билгеләп үтелә.

Анжелика Решетова район мәдәният йорты каршында «Мәдәниятләр диалогы» музеен булдыру, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук ул музей буйлап экскурсия уздырды, яңа экспонатлар белән таныштырды. Чара мастер-класс белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев