Мәчетләребездә гөшер сәдакасы җыю дәвам итә
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гөшер сәдакасы җыялар һәм мохтаҗларга өләшәләр.
Югары Осланнан Казанның "Ярдәм" мәчетенә беренче өлеш гөшер сәдакасы җибәрелде. Бәрәңге, суган, алма, кабак, сарымсак, кызыл чөгендер, банкаларда компот, бал һәм башка бик күп яшелчәләр, азык-төлек әлеге мәчеттә гыйлем алучы, Корьән укырга өйрәнүче инвалидларга, сукырларга ярдәм йөзеннән, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен тапшырылды.
Ә 20 сентябрь Татарстанда гөшер көне дип игълан ителде.
Гөшер - ул сәдаканың үзенчәлекле төре, мөселман кешесе ярлыларга сезон эчендә алынган уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш.
Сез дә читтә калмагыз! Һәркем ярдәмче хуҗалыклардан җыелган уңышның бер өлешен республика районнарының һәм шәһәрләренең үзәк мәчетләренә китереп, аз керемлеләргә ярдәмгә итә ала.
Республика мәчетләрендә бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һ. б. кабул итәләр.
Казанда гөшер сәдакасы җыю һәм тарату белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды шөгыльләнә: телефоны (843) 225-33-22.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев