Кызыл Байракта ышаныч телефонын популярлаштырдылар
Ул ел саен 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны буларак билгеләп үтелә.
Балалар ышаныч телефоны - балаларга һәм ата-аналарга телефон аша түләүсез аноним ашыгыч психологик ярдәм хезмәте. Ул гаиләдәге кыенлыкларны, балаларның һәм яшүсмерләрнең стресс һәм суицидаль кәефләрен ачыклау һәм профилактикалау, балалар хокукларын яклау, аларга карата рәхимсез мөгамәлә һәм гаиләне ныгыту бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный.
Ышаныч телефоны - балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм формасы, ул квалификацияле психолог белән аноним телефоннан сөйләшү мөмкинлеге бирә.
Чара барышында балаларга һәм аларның ата-аналарына балалар ышаныч телефонының эше һәм билгеләнеше турында сөйләделәр. Ышаныч телефонында ярдәм һәрвакыт түләүсез һәм аноним рәвештә күрсәтелә (шалтыратып үз исемеңне, адресыңны яки башка мәгълүматларны хәбәр итмәскә була, телефон номеры ачыкланмый), тапшырылган барлык мәгълүмат конфиденциаль (сезнең әңгәмәнең эчтәлеге ачыкланмый, әңгәмә язылмый). Ышаныч телефонына уйнап кына, сәбәпсез яки шаярту өчен генә шалтыратырга яраманлыгын анлаттылар.
Ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлләренә очраганда ярдәм алу, аңлау һәм кабул итү, ниләр барганын ачыклау мөмкинлеге ул.
Балаларга һәм ата-аналарга куркыныч, аяныч, ялгызлык хисе, моңсу булса, стресска дучар булсагыз, апатия барлыкка килсә, башка төр ярдәм кирәк булганда һәм хәтта конкрет проблеманы атау кыен булса да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк икәнен искә төшерделәр.
Барысына да телефон номерлары һәм балалар ышаныч телефонының эш принциплары белән мәгълүмати белешмәләр таратылды.
2024 ел ахырыннан 8 800 2000 122 номерына кыска 124 номеры өстәлгән. Аңа барлык мобиль элемтә операторлары абонентлары шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев