Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта мастер-класс уздырдылар

Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара Әтиләр көненә багышланган «Иң яхшы әти!» - дип исемләнгән бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Балалар бүләкне уч төбе рәвешендә ясадылар. Ул оригиналь бүләк яки котлау открыткасы була ала. Бүләк - әтиләр өчен иң изге сүзләрне саклый торган уч төбе.

Билгеле инде, әтигә иң яхшы һәм бәһәсез бүләк - ул сөйкемле һәм күндәм улы яки кызы. Ләкин баласының кулы белән алган бүләкне дә шуңа кушсаң, әти икеләтә бәхетле булачак.

Шулай булгач, балалар  яраткан әтиләрен бәхетле итәргә тырыштылар һәм бу көнне аңа үз куллары белән ясаган бүләкне бирергә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев