Кызыл Байракта күп балалы әнине котладылар
Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре күп балалы әни Минһаҗева Анастасияне «Сезгә, сөеклеләрем!» Бөтенроссия акциясе кысаларында якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады.
Тормышыбызның иң мөһим кешеләренә багышланган бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт үзенчәлекле мәгънә һәм ихлас хисләр белән тулы. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк иткән барлык әниләргә, әбиләргә рәхмәт әйтәсе килә. Әни -безнең һәрберебез өчен иң кадерле кеше, һәм безгә ничә яшь булса да, безгә һәрвакыт әни, аның назлы һәм ягымлы куллары, аның игелекле һәм сизгер йөрәге кирәк. Нәкъ менә хатын-кызлар дөньяга яңа тормыш бүләк итә, йортларны җылылык һәм кайгырту, ә җәмгыятьне мәгънә һәм киләчәк белән тутыра. Бала тәрбияләү - ул сабырлык, аңлау һәм мәхәббәт таләп итә торган катлаулы процесс.
Узган ел Анастасия гаиләсендә дүртенче бала - озак көтелгән уллары туды. Хәзер аларның гаиләсендә - бер ул, өч кызлары бар. Тантаналы котлаулардан, бүләкләр тапшырганнан соң, Анастасия Минһаҗева "Тукайны бергәләп укыйбыз” акциясе кысаларында шагыйрьнең “Ана догасы” исемле шигырен укыды. Бу шигырь аның өчен, күп балалы әни буларак, бик символик, чөнки ул көн саен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кайгырта, борчыла, дога кыла, саклый һәм көн саен үзенең мәхәббәтен һәм назын балаларына бүләк итә.
«Балалар - ул тормыш чәчәкләре, безнең дәвамыбыз һәм иң зур бәхет, ә тагын алар өчен борчылулар һәм укыган догалар», - дип билгеләде Анастасия. Ул шулай ук балалар белән бергә Габдулла Тукай әкиятләрен укырга яратулары турында да сөйләде.
Гаилә - кеше тормышында иң мөһиме. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Алар – иң якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, безгә бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр.
Минһаҗевларның зур гаиләсендә тынычлык, гармония һәм мәхәббәт булсын, ә балалар әти-әниләренең зур шатлыгы һәм горурлыгы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев