Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта эрудитлар көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 5 февральдә эрудит көне билгеләп үтелә. Эрудит - ул төрле өлкәләрдә зур белем багажы булган кеше. Эрудитлы кеше кечкенәдән үк күренә.

Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларда кызыксынучанлык тәрбияләү, белемнәргә, китапларга уңай караш тәрбияләү, балаларда командада эшләү күнекмәләрен үстерү, балаларны яңа белемнәр эзләп табу, үз белемнәрен киңәйтүгә этәрү максатыннан «Белем - көч» дигән күңел ачу чарасы уздырды.

XVI гасырда ук Френсис Бекон белем - көч дигән. Чара барышында балалар төрле характердагы биремнәрне үз эченә алган викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина  табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар һәм мәктәп программасыннан сораулар, акыл һәм зирәклек күрсәтергә кирәк булган логикага һәм фикерләүгә этәргән биремнәрдән торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев