Кызыл Байракта балалар ислам мәдәнияте турында белемнәрен киңәйттеләр
Чара балалар өчен якты Корбан бәйрәмендә әхлак дәресе буларак оештырылды. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында беренче планга үзара хөрмәт һәм идеяләр уртаклыгы чыга.
Чара исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен һәм Идел буе халыклары тарихында зур роль уйнаган мөһим вакыйга - Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә исламны кабул итү көненә багышланды. Балалар исламның христиан диненнән соң дөньяда икенче урын алып торуын белделәр. Исламның барлыкка килүе һәм аның киң таралуының беренче гасырлары, мөселман дөньясының фән һәм мәдәниятенең төп казанышлары, ислам динен кабул иткән халыкларның тормыш үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре, Идел Буе Болгарының 922 елда исламны кабул итүенең сәбәпләре һәм тарихи әһәмияте турында тыңладылар. Бүген дә татарлар ата-бабалары сайлаган традицияләрне һәм юлны дәвам итүчеләр булып торалар, шул гаять зур рухи һәм дини мирасны киләчәк буыннарга җиткерергә тырышалар. Балалар мөселман өчен мәҗбүри булган исламның 5 баганасы турында - шәһадәт, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ икәнен белделәр.

Корбан бәйрәме - бөтен мөселман дөньясында билгеләп үтелә торган бөек бәйрәм икәнлеге турында сөйләштеләр. Ул Мәккәгә изге хаҗның тәмамлануын, шулай ук Аллаһның мәрхәмәтен һәм бөеклеген символлаштыра. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Арафат тавына хаҗ кылу һәм символик рәвештә шайтанның ташлар белән кыйналуы турында белделәр. Бу изге көнне туганнарга бару һәм мохтаҗларга ярдәм итү, изге гамәлләр кылу гадәтләре турында фикер алыштылар.

Чараны исламның рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә, татар халкы тарихына һәм ислам диненә багышланган китап күргәзмәсе тулыландырды. Балаларга китаплар, журнал һәм газета мәкаләләре тәкъдим ителде. Балаларны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Татарстандагы тарихи архитектура комплексы - Бөек Болгар турындагы китаплар да кызыксындырды.

Бу чара балаларның Ислам мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата толерантлык, хөрмәт һәм дуслык тәрбияләүгә дә ярдәм итте. Корбан бәйрәме бердәмлеккә, якыннарыңны яратуга, хөрмәтләргә һәм гафу итүгә өнди.

Чарага килгән балаларга Корбан бәйрәме күчтәнәчләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев