Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Көзнең якты буяулары

Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова авыл китапханәсе белән берлектә “Көзнең якты буяулары” дигән мастер-класс үткәрде.

Көз - иҗат өчен тылсымлы вакыт, бары тик үзеңнең фантазияңне генә күрсәтергә кирәк. Көзне төрле матур яфраклар, ботаклар, җиләкләр, агач күркәләре бизи. Ишегалдында, урманда табылган әйберләрдән кулдан төрле эшләнмәләр эшләп була.  

Мастер-класста балалар табигый материаллар белән иң популяр эшләр белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр. Балалар табигый материаллардан аппликация ясадылар, алар арасында усак, миләш һәм башка агач яфраклары бар иде. Балалар үз эшләрендә көзнең төрле чәчәкләрен кулландылар, нәтиҗәдә һәркайсының кабатланмас иҗади эше барлыкка килде.  

Чарада катнашып, балалар табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында киңәйтелгән белемнәр алдылар. Аларда табигатькә карата кызыксыну һәм мәхәббәт, аңа сакчыл караш, нәфис зәвык, иҗади хыял, булдыклылык, уйлап табучанлык, хезмәт сөючәнлек үсә.

Гадәти булмаган матур көзге эшләнмәләр ясау бөтенләй кыен түгел булып чыкты. Бары тик аз гына түземлек, игътибар һәм тырышлык кирәк - нәтиҗәсен озак салкын кышларда күреп һәрберебез сөенәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев