“Компьютер ликбезы” технологиясен Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тормышка ашыралар
Шәхси һәм төркем белән дәресләрне тәрбияче Ксения Хваткова үткәрә.
Аның җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар компьютерда эш нигезләрен - текстлар җыярга, бер-берсенә бәйрәмнәргә открыткалар ясарга, интернеттан файдаланырга өйрәнәләр. Алар зур кызыксыну белән яраткан музыкаларын һәм кинофильмнарын карыйлар. Мөстәкыйль рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталына чыга алалар. Күпләрнең смартфоннары булу сәбәпле, аерым дәресләр гаджетларны өйрәнүгә багышлана. Алар фото һәм видео төшереп, туганнарына һәм танышларына җибәрәләр, скайп буенча аралашалар.
Иң активлар арасында - социаль хезмәтләр алучы Андрей Беляков һәм Рамил Кәлимуллин. Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый чаралар яшәүчеләрне социальләштерүгә бик ярдәм итә, аларның хәтерен һәм фикерләвен үстерә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны стимуллаштыра, яңалыклар үзләштерү шатлыгын бирә. Болар барысы да социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырта, аларның актив озак яшәвен озайта. Шуңа күрә интернатта "Компьютер ликбезы" технологиясе кысаларында дәресләргә зур игътибар бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев