Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай”да акыллы уеннар уйныйлар

«Кояшкай» балалар бакчасында «Акыллы Уеннар» проектын гамәлгә кертү һәм актив тормышка ашыру дәвам итә.

"Акыллы Уеннар" проектын урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә татар теле укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова алып бара. Ул  "Акыллы Уеннар" программасы буенча махсус белем алган хезмәткәр.

"Акыллы Уеннар" "Бала-Сити" Академиясе" халыкара мәктәбенең авторлык эше булып тора. Аның ярдәмендә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы каршындагы Комиссия, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә төзелгән. 

Бу - туган телне өйрәнүгә, балаларның уеннарга омтылуы нәтиҗәсе буларак, аларда барлык тормыш өчен мөһим күнекмәләрне, фикерләү төрләрен үстерүгә юнәлтелгән уникаль белем бирү программасы. Хәзерге көндә безнең илдә "Акыллы Уеннар"ның аналоглары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев