“Кояшкай” балалар бакчасында Россия көнен билгеләп үттеләр
Балалар бакчасында Россия көненә багышланган бәйрәм узды.
12 июнь көнне илебездә Россия көнен билгеләп үтәләр. Бу дата кысаларында мәгариф, мәдәният оешмаларында тематик чаралар уза. Шундый чараларның берсе Югары Осланның “Кояшкай” балалар бакчасында узды.
“Без мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гражданлык-патриотик хисләр, дәүләт, туган ил турында, туган якка мәхәббәт тәрбияләү өчен Россия турында күзаллаулар булдыру максатыннан чара үткәрдек. Безнең балалар бакчасында узган барлык чараларның символы - Россия Федерациясе флагы, гербы һәм гимны булды», - дип сөйләде мәктәпкәчә оешма мөдире урынбасары Светлана Ширяева.
Дәрес кысаларында балалар гимнны, Россия турында җырлар җырладылар, халык биюләрен башкардылар һәм халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм «Алга Россия» флэшмобын үткәрү белән тәмамланды.
Балалар Россия көненең – азатлык, Россия халкының бердәм һәм дус яшәвен чагылдырган бәйрәм икәнен үзләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев