«Кояшкай» балалар бакчасында бәйрәм хөрмәтенә мюзикл әзерләделәр
8 Март бәйрәме алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында С.Я.Маршакның «Кошкин дом» әкиятенә багышланган бәйрәм мюзиклы узды.
Әкиятнең төп персонажлары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның педагоглары иде. Бәйрәм чарасы яшь артистларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә әкияти рухка чумдырды.
8 Март - балалар яраткан әниләрен һәм әбиләрен котлау өчен көтеп алган бәйрәм. Бу көн кояш нурлары, елмаюлар белән җылытылган, чәчәкләр бүләк итә торган көн. Аерым котлауларга балаларның яраткан әниләре лаек, чөнки һәр кеше өчен әни - җир йөзендәге иң якын һәм иң кадерле кеше.
Балалар күңелгә үтеп керерлек җырлар башкардылар. Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды. Барысы да бик күп тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр алды. Балалар кулы белән ясалган бүләкләр дә әниләргә сюрприз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев