“Кояшкай” балалар бакчасы Гаилә елы бәйгесендә катнашты
2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.Путин указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Карар традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатыннан кабул ителде.
Гаилә - һәр кеше өчен мөһим. Ул безнең якын һәм туган кешеләребез, без яраткан, үрнәк алган кешеләр, безне кайгыртучылар, безгә яхшылык һәм бәхет теләүчеләр. Гаилә - тормышның мәгънәсе, һәрберебезнең көч чыганагы һәм иртәгесе көнгә ышаныч.
“Кояшкай” балалар бакчасында иң иҗади, иң талантлы, иң креатив гаиләләрнең балалары тәрбияләнә. Балалар бакчасында "Гаилә" темасына багышланган бик күп чаралар уздырыла. Күптән түгел "Минем гаилә" муниципаль иҗади бәйге узды. "Минем гаилә" бәйгесе Исмәгыйль, Мәрьям Мөсәвировлар һәм Шәрәфетдинова Айлина гаиләләрендә зур кызыксыну уятты. Алар I дәрәҗә дипломнар белән билгеләп үтелде.
Балалар бакчасы җитәкчелеге активлык һәм кызыксыну өчен аларга зур рәхмәтләрен белдерә, гаилә елы күп шатлык, бәхет һәм гармония алып килүен тели!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев