“Каенкай” тәрбияләнүчеләре витаминнар яраталар
“Каенкай” балалар бакчасының беренче һәм икенче кече төркемнәрендә «Мин витаминнарны яратам – сәламәт булырга телим» тематик көне узды.
Балалар белән «сәламәт ризык», «файдалы һәм зарарлы ризыклар», «түтәлдәге витаминнар» темасына әңгәмәләре оештырылды. Балалар яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә күпме файда һәм витаминнар барлыгын белделәр. Алар һәр витаминның үз исеме барлыгын белделәр, төрле азык-төлек составына керүче витаминнар турында белгәннәрен бик теләп сөйләделәр.
Балаларга “пар тап”, “файдалы һәм зарарлы продуктлар”, "җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне төрләргә аер" дидактик уеннары тәкъдим ителде, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Җиләк-җимешләрнең файдасы турында белеп, тәмле әфлисуннарны зур аппетит белән татып карадылар.
Көн танып-белү өчен файдалы, мавыктыргыч һәм бай үтте, тәрбияләнүчеләрнең төрле ризыклар турында белемнәре киңәйде, сәламәт туклануга кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев