Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланлылар Муса Җәлил әсәрләре буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

Марий Элда фронтовик шагыйрь иҗаты буенча онлайн-бәйгегә йомгак ясадылар.

Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре (Гайнан Кормаш, Мансур Гаязов һәм башка фронтовик шагыйрьләр) әсәрләре буенча Бөтенроссия онлайн конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

Иҗади бәйге “Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы” кысаларында, шулай ук Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, аның көрәштәшләре һәм татар халкының фронтовик шагыйрьләре иҗаты белән кызыксынуны арттыру максатларында үткәрелде.  

Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша алды. Алар жюри хөкеменә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре әсәрләрен рус һәм татар телендә язган роликларны тәкъдим иттеләр. Югары Ослан районыннан катнашкан балалар:  “Кояшкай” балалар бакчасыннан, Макыл, Матюшино һәм Яр Морквашы мәктәпләре, Югары Ослан гимназиясе укучылары.  

"Безнең тәрбияләнүчеләр бәйгедә лаеклы катнашты. Артур Әхмәтов һәм Зәринә Минкина - 3 нче дәрәҗә Диплом, Айлинә Шәрәфетдинова һәм Ясминә Зыятдинова - 2 нче дәрәҗә диплом, ә Егор Алексеев ике телдә язылган әсәрләрне башкарган өчен 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә диплом алды. Балалар бакчасы администрациясе исеменнән онлайн бәйгедә катнашулары өчен, ә аларның педагогларына һөнәри осталыклары, сайлаган эшләренә хезмәт итүләре, туктаусыз иҗади эзләнүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез", - ди "Кояшкай" балалар бакчасының методик эше буенча мөдир урынбасары Светлана Ширяева. 

 Шулай ук җиңүчеләребез:

  • Айгөл Шәфигуллина, Матюшино мәктәбе, 2 нче дәрәҗә диплом
  • Алмаз Мөгаллимов, Макыл мәктәбе, 2 нче дәрәҗә диплом
  • Азалия Шәйхетдинова, Яр буе Морквашы мәктәбе, 2 нче дәрәҗә диплом
  • Гимназиянең 2”в” нче сыйныф укучылары 2 нче дәрәҗә диплом
  • Яр буе Морквашы мәктәбенең "Театраль сәнгать" коллективы, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнар

Барлык җиңүчеләрне һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм барысына да иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев