Югары Осланда яңа карст убылуы барлыкка килгән
Соколка тауында яңа карст убылуы барлыкка килгән, ул беренчесенә карата күпкә тирәнрәк.
Яңа убылу турында МЧС хезмәтенә битараф булмаган кеше хәбәр иткән, ул урында балалар уйнавын, тормышларына куркыныч янавын әйткән.
Район башкарма комитеты оператив рәвештә гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләр комиссия утырышы җыйды, анда бу табигый убылу белән нәрсә эшләргә һәм Соколка тауында ял итүчеләрне фаҗигадән ничек сакларга кирәклеге турында сүз алып барылды.
Убылуның тирәнлеге 10 метр тирәсе. Урын тасма белән әйләндереп алынган, әмма монда ял итүче Осланлылар һәм район кунаклары кызыксынуы һәм үз үзенә ышануы аек акылдан өстенлек алса, фаҗига килеп чыкмас дип әйтеп булмый, андый фаҗиганең булганы бар инде.
2017 нче елның 28 июнендә карст убылуына мотоцикл йөртүче белән аның пассажиры төшеп киткәннәр иде. Ике ир-ат авыр җәрәхәтләр ала, аларны альпинистлар коткара. Оператив ярдәмгә карамастан, мотоцикл йөртүче 67 яшьлек КФУ доценты вафат була.
Фаҗига булганнан соңгы алты ел эчендә беренче убылуның диаметры киңәйгән, чокырны күмеп кую буенча төрле чаралар күрелә, бәхеткә каршы, башка гадәттән тыш хәлләр булганы юк. Әмма яңа убылу барлыкка килү белән геологик-өйрәнү эшләрен үткәрү мәсьәләсе актуаль. Бу чокырның тирәнлеген һәм табигатен аңлар өчен, ул тагын үсәрме, яңа убылу мөмкинлеге һәм иң мөһиме, фаҗига булдырмас өчен, бу урыннарны ничек сакларга дигән сорауларга җавап табыр өчен кирәк.
Җәй айларында балалар каникулда, Ослан халкы һәм кунаклары еш кына Соколка буйлап йөриләр, Идел һәм Казанга карап хозурланалар. Моннан тыш, иң куркынычы, кичләрен һәм төнлә Соколкада квадроциклларда һәм башка мототехникада йөрүчеләр күп, димәк, табигый тозакка эләгү куркынычы бик зур.
Район хакимияте, авыл җирлеге һәм җәмәгатьчелек сезне язмышыгызны сынамаска һәм Соколка тауы буйлап йөргәндә бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев