Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында Камил Зинәтуллинга мемориаль такта куйдылар

Яңа Болгарда Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларын искә алдылар.

Узган ял көннәрендә Яңа Болгар авылында Татарстан Республикасы сугыш инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Югары Ослан территориаль бүлекчәсе рәисе Сергей Плеханов һәм Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов тарафыннан Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, сугышчы-интернационалист Зинәтуллин Камил Данил улына истәлек тактасы куелды.

Камил Данил улы 1969 елның 14 апрелендә Югары Ослан районының Ватан авылында туа. Әфганстанда БТР машина йөртүче-механик булып хезмәт иткән. «Рәхмәтле әфган халкыннан», «Сугышчан казанышлары өчен», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медальләре, «Сугышчы-интернационалистка» медале һәм грамотасы белән бүләкләнгән.

Камил Данил улы 2008 елның 26 апрелендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев