Югары Ослан районы мәчетләрендә намазга һәм ислам дине нигезләренә өйрәтү курслары эшли башлады
Анда төрле яшьтәге шәкертләр белем алачак.
Дәресләр исламга яңа килүчеләр өчен оештырыла.
Курсларда:
- -Тәһарәт һәм госел алырга;
- -Намаз укырга өйрәтәләр;
- -Ураза тоту тәртипләре;
- -Сира Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы;
- -Гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән таныштыралар.
Ислам нигезләре программасы 3 елга исәпләнгән. Биредә ислам әдәбе, гакыйдә, тәҗвид, Коръән, фикъһе, сира, башлап өйрәнүчеләр өчен гарәп теле дәресләре бирелә, шулай ук дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) белән таныштыралар. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев