Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы игенчеләре уракка төштеләр

Район игенчеләренә 19403 га бөртеклеләрне һәм 7766 га техник культураларны җыярга туры киләчәк.

Районда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып «Коргуза» ҖЧҖ механизаторлары кереште, алар артыннан «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ урып-җыюга чыктылар.

Башка хуҗалыклар да якын арада бөртеклеләр өлгергән саен  урып-җыюга керешәчәкләр. Бүгенге көндә барлыгы 780 гектарда 2088 тонна бодай суктырылган.

Хуҗалык кырларында бөртеклеләрне җыю белән бергә бу көннәрдә башка эшләр дә алып барыла. Печән пресслауга һәм аны басудан чыгаруга керештеләр. Салам нигездә фермада терлекләргә асларына җәю өчен кулланылачак. Барлык техника ышанычлы әзерләнгән, игенчеләр дә удар хезмәткә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев