Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов районыбыз имамнары белән очрашты

Очрашу рәсми булмаган шартларда түгәрәк өстәл артында узды.

Очрашу барышында мөхтәсибәт имамы Гали Җиһаншинның Югары Ослан мөхтәсибәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм районда дини экстремизмга каршы тору чаралары турындагы хисабы тыңланды.

Дини оешмалар белән бергәләп эшләү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге башлыгы Алексей Бортников чыгыш ясады. Моннан тыш, дини корылмалар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, территорияләрен төзекләндерү, биналарның террорчылыкка каршы якланганлыгы мәсьәләләре каралды. 

Очрашу ахырында район башлыгы Марат Зиатдинов кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, районның республика программаларында катнашуы турында сөйләде һәм район үсеше планнары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев