Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан медицина хезмәткәре урманда югалган хатын-кызга беренче ярдәм күрсәткән

Ул Казанның 70 яшьлек Югары Осландагы дачасына килүче булып чыга.

15 нче июньдә 8.15 сәгатьтә 112 хезмәтенең бердәм номерына шалтырату килә. Хатын-кызның хәбәр итүенчә, ул  урманга җиләк җыярга  барган һәм  адашкан. Төгәл урынны күрсәтә алмый, Пяти белән Десятидворик арасындагы урын дип фараз итә. Ул үзен начар хис иткәнен, егылганын, тора алмаганын әйтә.

Ярдәм бригадасына чакыру бер минуттан соң тапшырыла, ә тагын бер минуттан соң фельдшер Гөлназ Хәкимова һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче Андрей Мурзин якынча күрсәтелгән урынга китәләр. Яшь белгеч  Гөлназ Фәрит кызы юлда 112 хезмәтенең картада күрсәтелгән телефон номеры буенча пациент белән элемтәгә чыга.

- Мин аның борчылмавын сорадым, тынычлануын үтендем, табачагыбызны һәм ярдәм итәчәгебезгә ышандырдым , - ди  Хәкимова.

Интуициягә таянып, медицина хезмәткәрләре урман эченә керәләр, машина юлы беткәч җәяү атлап, югалган хатын-кызны авылдан берничә километр читтә  чокырдан табалар. Ул күкрәк турысында авыртуга, яндыруга, хәле булмавына зарлана.  Фельдшер Хәкимова һәм машина йөртүче Мурзин аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп, Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенә китерәләр. Хастаханәдә  пациентны терапевт, невролог, реаниматолог карый һәм  диагноз куела: баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы.  Авыру Яшел Үзән хастаханәсенә күчерелә.

- Гөлназ Фәрит кызы җиде ел ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшеры булып эшли,  ул бик игътибарлы, компетентлы. Без безнең хезмәттәшебезнең мондый авыр хәлдә үзенең барлык иң яхшы сыйфатларын күрсәтә һәм кешегә ярдәм итә алганлыгы белән горурланабыз,-ди Югары Ослан хастаханәсенең баш табибы урынбасары Татьяна Наумова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев