Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә керештеләр

Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып «ВостокЗернопродукт» акционерлык оешмасы, «Коргуза» һәм «Заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр керештеләр.

Язгы кыр эшләренең иң күп күләмен бер атна эчендә «Коргуза» механизаторлары башкарды. «Коргуза»  механизаторларының бердәм эшләве нәтиҗәсе булып, аларның беренче булып уҗым культураларын тукландыруны тәмамлау тора. 

Бүгенге көнгә район авыл хуҗалыгы оешмалары 1170 гектарда уҗымнарны, 800 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырдылар, 1240 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмаладылар, 430 гектар җирне тырмаладылар. Бүген кырларда 15 агрегат эшли. Барлыгы 12798 гектар мәйданда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау, 22370 гектар мәйданда туңга сөрү һәм тырмалау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев