Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Интернатта Корбан бәйрәмен викторина белән билгеләп үттеләр

Корбан бәйрәменә багышланган тематик викторина Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үткәрелде.

Культорганизатор Наталья Котова аңа интернат радиосы аша әңгәмәдә бәйрәмнең килеп чыгышы һәм традицияләре турында сөйләде, барысын да әлеге олы, мәртәбәле бәйрәм белән котлады. Соңыннан чараны интернат фойесында дәвам иттеләр.

"Безнең тәрбияләнүчеләр - мөселманнар да, христианнар да - викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, бу мөһим тема буенча фикер алыштылар, бәйрәм итүнең гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, - ди Наталья Котова. – Һәр вакыттагыча дуслык җиңде. Мондый чаралар безнең социаль хезмәт алучыларда күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның ышануларына социаль толерант мөнәсәбәт, бер-беребезгә карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә. Алар үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, яңа мәгълүматны актив үзләштерәләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев